«Яңа китаплар – яңа уку»: әдәбиятка күзәтү (18+)

24 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәгендә өлкән буын өчен «Яңа китаплар – яңа уку» дигән әдәбиятка күзәтү уздырылды.

Новые книги – новое чтение…
IMG_4040
PHOTO-2022-10-04-12-12-43

Уку – мавыктыргыч шөгыль. Укучылар белән әңгәмәдә китапханәче китап укуның шатлык һәм канәгатьлек китерүе, уйланырга һәм борчылырга, гаҗәпләндерергә һәм тынычландырырга сәләтле булуы турында сөйләде. 
Кызыклы китаплар, төрле газета-журналлар китапханәгә килүчеләрнең барысын да куандырды. Россия һәм чит ил язучыларының заманча яңа матур әдәбият китапларына күзәтү тәкъдим ителде һәм маҗаралы, тарихи һәм хатын-кыз романнарыннан берничә өзек тыңланды. Әдәбиятка эчтәлекле күзәтү укучыларга күптөрле әсәрләр арасында ориентлашырга булышты. Яңа китаплардан тыш, вакытлы матбугат басмалары да – «Республика Татарстан», «Комсомольская права», «Родина», «Казань», «Загадки истории» кебек газета һәм журналларның яңа саннары тәкъдим ителде.  

Теләге булган һәркем үзләренә ошаган китап һәм журналларны өйләренә ала яисә уку залында укый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: